Ык елгасының уң кушылдыгы.

Озынлыгы 29,5 км, бассейнының мәйданы 240 км2. Елга башы Мөслим районы Торыш авылыннан 2 км көнчыгыштарак, тамагы Минзәлә районы Яту авылыннан 2 км төньяк-көнбатыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 210 м, тамагыныкы – 65 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 25%. Елганың үзәне асимметрияле: уңъяк битләре текәрәк.

Мөшегенең 0,6 дан алып 10 км га кадәр озынлыктагы 10 кушылдыгы бар, аеруча зурлары – Коралшат (10 км), Ташъелга (10 км) – сул. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,38 км/км2. Туенуы катнаш, дүрттән өч өлеше кар сулары исәбенә туры килә. Җир асты сулары белән туену модуле 0,25-0,5 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 94 мм, ташу вакытында су катламы 70 мм. Язгы ташу, гадәттә, апрельнең беренче ункөнлегендә башлана. Мөшеге ноябрь башында туңа. Елга тамагында суның иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,2 м3/с.

Язын суы каты (6-9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (12-20 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 500-700 мг/л, кышын һәм җәен 700-1000 мг/л.

Мөшеге бассейнында суының гомуми күләме 5,8 млн м3 булган буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.