Мәллә елгасының (Ык елгасы бассейны) сул кушылдыгы.

Озынлыгы 11,3 км, бассейнының мәйданы 45,7 км2. Азнакай районы территориясе буйлап ага. Елга башы Кызыл Сукачы авылыннан 3 км көньяк-көнбатыштарак, тамагы Әлки авылыннан 3 км көнчыгыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 260 м, тамагыныкы – 148 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 62%.

Елганың 0,7 дән алып 3 км га кадәр озынлыктагы 5 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,32 км/км2. Күбесенчә кар сулары исәбенә туена. Җир асты туендыру модуле 1-3 л/с·км2. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,06 м3/с.

Язын суы каты (6-9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9-12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 400-500 мг/л, кышын һәм җәен 1000 мг/л га кадәр.