Ык елгасының сул кушылдыгы.

Озынлыгы 123 км, бассейнының мәйданы 2120 км2.

Елга башы Сарман районы Яңа Минзәләбаш авылыннан 3 км көнбатыштарак. Элек тамагы Минзәлә шәһәре янында була, хәзер елганың түбән агымы Түбән Кама сусаклагычы сулары астында калган һәм киң култыкка әйләнгән. Елга башының абсолют биеклеге 240 м, тамагыныкы — 62 м. Су җыелу мәйданы асимметрияле, төньяк-көнбатышка таба авыш калкулыклы тигезлектән тора.

Су җыелу мәйданының урманлылыгы 10%. Үзәне киң, уңъяк сөзәклекләр текәрәк. Елга юлы бормалы, киңлеге 15–20 м, тирәнлеге 0,5–1 м (плёсларда — 2 м га кадәр), түбәнге агымында тагын да бормалы. Тугае ике яклы, түбән агымында элекке елга юлында сакланып калган күлләр күп.

Минзәләнең 34 кушылдыгы бар, алар арасында иң зурлары: Салкынсу (14,3 км), Камышлы (14,6 км), Игәнә (50,7 км), Ургыды (31 км), Ашбула (13,2 км) - сул; Саклаусу (15 км), Вязовка (6,9 км), Маҗын (10,2 км) уң кушылдыклар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,35 км/км2.

Туенуы катнаш, күбрәк кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 0,25–3 л/с·км2. Елга режимын күзәтүләр Сарман авылы янындагы гидрологик постта алып барыла (1948–1987). Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 103 мм, ташу вакытында су катламы 78 мм. Язгы ташу, гадәттә, апрельнең беренче ункөнлегендә башлана һәм уртача 27 көн дәвам итә. Елга өсте тигезлегенең уртача еллык тирбәнешләре 2,7 м.

Минзәлә ноябрь уртасында туңа. Кыш ахырында бозның калынлыгы 82 см га җитә. Суының иң аз вакытындагы уртача күпъеллык чыгымы Сарман авылы янында 0,23 м3/с, тамагында — 1,83 м3/с. Иң зур чыгымы 215 м3/с (1969). Суы гидрокарбонат-хлорид-кальцийлы типта, урта агымының аерым урыннарында гидрокарбонат-хлорид-натрийлы, язын каты (6–9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9–20 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 400–500 мг/л, кышын һәм җәен 500–1000 мг/л.

Минзәлә бассейнында суының гомуми күләме 23,4 млн м3 булган 25 буа бар.

Елга ТРның табигать истәлеге (1978). Аның бассейнында «Сөлек урманы» табигать истәлеге урнашкан.

Автор — О.Н.Урбанова