Мәми елгасының (Коры Үләмә, Зөя елгалары бассейны) уң кушылдыгы.

Озынлыгы 13,1 км, бассейнының мәйданы 34,1 км2.

Югары Ослан районы территориясеннән ага. Елга башы Олы Мәми авылыннан 5 км төньяктарак, тамагы Канаш авылыннан көнчыгыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 160 м, тамагыныкы — 78 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 20%.

Мәминең 2,3 һәм 4,3 км озынлыктагы 2 кушылдыгы бар.

Елга челтәренең тыгызлыгы 0,62 км/км2. Туенуы катнаш, күбрәк кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән суену модуле 0,25–0,5 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 72 мм, ташу вакытында су катламы 60 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахырында башлана. Елга ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,02 м3/с.

Язын суы чагыштырмача каты (3–6 мг-экв/л), кышын һәм җәен каты (6–9 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200–300 мг/л, кышын һәм җәен 500–700 мг/л.