Минзәлә елгасының уң кушылдыгы.

Озынлыгы 10,2 км, бассейнының мәйданы 56,6 км2. Минзәлә районы территориясеннән ага. Елга башы Иске Маҗын авылыннан 4 км көньяктарак, тамагы Салкын Чишмә посёлогыннан 1,5 км. Елга башының абсолют биеклеге 120 м, тамагыныкы — 63 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 30%.

Маҗынның 2,6 һәм 5,6 км озынлыктагы 2 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,32 км/км2. Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 0,5–1 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 80 мм, ташу вакытында су катламы 70 мм. Язгы ташу, гадәттә, апрельнең беренче ункөнлегендә башлана. Елга ноябрь уртасында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,02 м3/с.

Язын суы каты (6–9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (12–20 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 100–200 мг/л, кышын һәм җәен 300–400 мг/л.

Елгада су күләме 0,49 млн м3 булган буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.