- РУС
- ТАТ
Эстәрле елгасының (Ык елгасы бассейны) сул кушылдыгы.
Озынлыгы 13,8 км, бассейнының мәйданы 57,7 км2. Азнакай районы территориясеннән ага. Елга башы Мәнәвез авылыннан 3,6 км көнбатыштарак, тамагы Азнакай шәһәренең көнчыгыш читендә. Елга башының абсолют биеклеге 280 м, тамагыныкы – 130 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 30%.
Мәнәвезнең 0,7 һәм 1,7 км озынлыктагы 2 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,28 км/км2. Туенуы катнаш, кар сулары исәбенә аз гына күбрәк. Җир асты сулары белән туену модуле 0,5-1 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 111 м, ташу вакытында су катламы 70 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахырында башлана. Елга ноябрь ахырында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,083 м3/с.
Язын суы каты (6-9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9-12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 400-500 мг/л, кышын һәм җәен 1000 мг/л дан күбрәк.
Елгада суның гомуми күләме 0,008 млн м3 булган буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.