Мәллә елгасының (Ык елгасы бассейны) сул кушылдыгы.

Озынлыгы 6,6 км, бассейнының мәйданы 40,9 км2. Азнакай районы территориясеннән ага. Елга башы шәһәр тибындагы Актүбә посёлогыннан 2 км төньяктарак, тамагы Мәлбагыш авылында. Елга башының абсолют биеклеге 260 м, тамагыныкы — 160 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 20%.

Мәлбагышның 2,2 һәм 3,8 км озынлыктагы 2 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,43 км/км2. Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә. Язгы ташу, гадәттә, март ахырында башлана. Елга ноябрь ахырында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,095 м3/с.

Язын суы каты (6–9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9–12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 500–700 мг/л, кышын һәм җәен 1000 мг/л дан күбрәк.