- РУС
- ТАТ
Урман Зәе елгасының (Дала Зәе елгасы бассейны) уң кушылдыгы.
Озынлыгы 21,3 км, бассейнының мәйданы 206 км2. Елга башы Әлмәт районының Салкын Алан авылы янында, тамагы Зәй районындагы Ирнә авылының көнбатыш чигендә. Елга башының абсолют биеклеге 220 м, тамагыныкы — 92 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 20%.
Кече Ирнәнең 1 дән алып 14,5 км га кадәр озынлыктагы 7 кушылдыгы бар, иң зурысы — Сарман елгасы (уң). Елга челтәренең тыгызлыгы 0,34 км/км2.
Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 1–3 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 118 мм, ташу агымы катламы 90 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахырында башлана. Елга ноябрь уртасында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,076 м3/с.
Суы язын каты (6–9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (12–20 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 300–400 мг/л, кышын һәм җәен 1000 мг/л дан күбрәк.
Кече Ирнә бассейнында гомуми күләме 1,1 млн м3 булган 2 буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла. Елга бассейнында
«Бохарай наратлыгы» табигать истәлеге урнашкан.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.