Олы Бахта елгасының (Кама елгасы бассейны) сул кушылдыгы.

Озынлыгы 16,3 км, бассейнының мәйданы 96,6 км2. Чистай районы территориясеннән ага. Елга башы Яуширмә авылыннан 4 км көньяктарак, тамагы Үтәк (Өтәк) авылының төньяк чигендә. Елга башының абсолют биеклеге 120 м, тамагыныкы — 59 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 2%.

Кече Бахтаның 0,6 дан алып 2,7 км га кадәр озынлыктагы 6 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,3 км/км2.

Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 0,25–1 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 85 мм, ташу агымы катламы 80 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахыры — апрель башында башлана. Елга ноябрь уртасында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,017 м3/с.

Суы язын чагыштырмача каты (3–6 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9–12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 100–200 мг/л, кышын һәм җәен 500–700 мг/л.

Елгада су күләме 0,73 млн м3 булган буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.