Дала Зәе елгасының сул кушылдыгы.

Озынлыгы 10,5 км, бассейнының мәйданы 40,5 км2. Әлмәт районы территориясеннән ага. Елга башы урман массивында, Югары Мактама авылыннан 4,3 км көньяк-көнбатыштарак, тамагы шәһәр тибындагы Түбән Мактама посёлогы янында. Елга башының абсолют биеклеге 280 м, тамагыныкы — 110 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 35%.

Мактаманың 1,4 тән алып 2,9 км га кадәр озынлыктагы 3 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,88 км/км2. Туенуы катнаш, яртысыннан аз гына артыгы кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 0,5–0,3 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 124 мм, ташу вакытында су катламы 70 мм.

Язгы ташу, гадәттә, март ахыры – апрель башында башлана. Мактама ноябрь уртасында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,075 м3/с.

Язын суы каты (6–9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9–12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 700–100 мг/л, кышын һәм җәен 1000 мг/л дан күбрәк.