Кече Мишә елгасының (Мишә елгасы бассейны) уң кушылдыгы. Озынлыгы 24,1 км, бассейнының мәйданы 112,9 км2. Теләче районы территориясеннән ага.

Елга башы Максабаш авылыннан 4,4 км төньяк-көнбатыштарак, тамагы Ачы авылыннан 1,4 км көнчыгыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 170 м, тамагыныкы — 80 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 15%. Максаның 0,4 тән алып 4,7 км га кадәр озынлыктагы 10 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,38 км/км2.

Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 0,5–1 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 138 мм, ташу вакытында су катламы 100 мм. Язгы ташу, гадәттә, апрельнең беренче көннәрендә башлана. Елга ноябрь ахырында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,15 м3/с.

Язын суы йомшак (1,5–3 мг-экв/л), кышын һәм җәен каты (6–9 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200–300 мг/л, кышын һәм җәен 700–1000 мг/л.

Елгада суның гомуми күләме 1,66 млн м3 булган 3 буа бар. Су ресурслары хуҗалык-көнкүреш максатларында файдаланыла.