Олы Яклы (Сура елгасы бассейны) елгасының сул кушылдыгы.

Озынлыгы 17,1 км, ТР чикләрендә 4 км (түбән агымында). Бассейнының мәйданы 112,5 км2. Идел буе калкулыгыннан ага. Елга башы Ульянов өлкәсе территориясендә, тамагы Чүпрәле районы Түбән Чәке авылыннан 1,4 км төньяк-көнбатыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 205 м, тамагыныкы — 133 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 15%. Маклаушның 1,5 тән алып 8,7 км га кадәр озынлыктагы 6 кушылдыгы бар, иң зурлары — Руссалимовка (сул). Елга челтәренең тыгызлыгы 0,41 км/км2.

Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 1–3 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 100 мм, ташу вакытында су катламы 80 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахыры — апрель башында башлана. Елга ноябрьнең өченче ункөнлегендә туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,125 м3/с.

Язын суы чагыштырмача каты (3–6 мг-экв/л), кышын һәм җәен каты (6–9 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200–300 мг/л, кышын һәм җәен 400–500 мг/л. Маклауш елгасы үзәненең уңъяк сөзәклегендә Кирәмәт (Яңа Чәке урман даласы) табигать истәлеге урнашкан.