Көнбатыш Кама аръягында. Озынлыгы 55,7 км, ТРда — 14,4 км (югары агымы). Бассейнының мәйданы 1202 км2, Татарстан чикләрендә — 308,6 км2. Идел аръягы түбәнлегеннән ага. Елга башы Спас районы Иске Рәҗәп авылыннан 4 км көнчыгыштарак, тамагы Ульянов өлкәсе территориясендә. Елганың түбән агымы Куйбышев сусаклагычы сулары астында калган һәм киң култык хасил иткән. Елга башының абсолют биеклеге 130 м, тамагыныкы — 53 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 26%.

Майнаның 8 кушылдыгы бар, иң зур сул кушылдыклары — Тинәр (15 км), Кандалка (20 км), Кызылсу (28,3 км) ТР территориясеннән читтә агалар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,13 км/км2. Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 1–3 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 84 мм, ташу вакытында су катламы 64 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахырында башлана. Елга ноябрьнең беренче ункөнлегендә туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,068 м3/с.

Язын суы уртача каты (3–6 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9–12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 100–200 мг/л, кышын һәм җәен 500–700 мг/л.

Майна бассейнында суның күләме 0,46 млн м3 булган буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.