Ашыт елгасының (Илләт елгасы бассейны) уң кушылдыгы.

Озынлыгы 13,1 км, бассейнының мәйданы 75,5 км2. Елга башы Әтнә районы Яңа Шимбер авылыннан 4 км көньяк-көнбатыштарак, тамагы Биектау районы Алат спирт заводы авылыннан төньяк-көнчыгыштарак.

Елга башының абсолют биеклеге 140 м, тамагыныкы — 89 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 40%. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,17 км/км2.

Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 0,1–0,25 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 157 мм, ташу вакытында су катламы 140 мм.

Язгы ташу, гадәттә, апрельнең беренче ункөнлегендә башлана. Елга октябрь ахыры — ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,057 м3/с. Язын суы чагыштырмача каты (3–6 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (12–20 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 100–200 мг/л, кышын һәм җәен 700–1000 мг/л.