Казансу елгасының уң кушылдыгы.

Озынлыгы 25,7 км, бассейнының мәйданы 144 км2. Елга башы Әтнә районының Яңа Җөлби авылыннан 3 км төньяктарак, Арча районы территориясеннән ага, тамагы Биектау районының Сасмак авылы янында. Елга башының абсолют биеклеге 160 м, тамагыныкы – 75 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 2%.

Кызылсуның 0,7 дән алып 9,8 км га кадәр озынлыктагы 5 кушылдыгы бар; иң зурысы (сул) – Орнаш Чишмә елгасы. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,36 км/км2.Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 0,5-1 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Явым-төшем күзәтелмәгән елларда җәен елга еш кына кибә. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 136 мм, ташу агымы катламы 105 мм. Язгы ташу, гадәттә, апрель башында башлана. Елга октябрь ахыры – ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,05 м3/с.

Язын суы чагыштырмача каты (3-6 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (12-20 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 100-200 мг/л, кышын һәм җәен 700-1000 мг/л.

Кызылсу бассейнында суның гомуми күләме 0,4 млн м3 булган 2 буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.