Кислинка елгасының (Урман Чишмәсе елгасы бассейны) уң кушылдыгы.

Озынлыгы 10,5 км, бассейнының мәйданы 41,6 км2. Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгыннан ага, Лениногорск районында. Елга башы Кузайкино авылыннан 1,8 км төньяктарак, тамагы Сугышлы авылының төньягындарак. Елга башының абсолют биеклеге 245 м, тамагыныкы – 130 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 45%.

Кузайның 2,6 дан алып 3,3 км га кадәр озынлыктагы 2 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,39 км/км2. Туенуы катнаш, яртысын диярлек кар сулары тәшкил итә. Җир асты сулары белән туену модуле 1-3 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 124 мм, ташу агымы катламы 60 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахыры – апрель башында башлана. Елга ноябрь уртасында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,08 м3/с.

Суы язын каты (6-9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (20-40 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 500-700 мг/л.