Кәкре Елганың (Мәллә, Ык елгалары бассейны) уң кушылдыгы.

Озынлыгы 11,1 км, бассейнының мәйданы 20,4 км2. Азнакай районы территориясеннән ага. Елга башы – урман массивында, Куәтле Елга авылыннан 2 км көньяктарак, тамагы – Кәкре Елга авылында. Елга башының абсолют биеклеге 300 м, тамагыныкы – 160 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 40%.

Куәтле елганың 0,4 тән алып 3,4 км га кадәр озынлыктагы 2 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,73 км/км2. Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 0,26-0,5 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 74 мм, ташу агымы катламы 60 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахырында башлана. Елга ноябрьнең 2 нче яртысында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,01 м3/с.

Язын суы каты (6-9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9-12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 400-500 мг/л, кышын һәм җәен 1000 мг/л дан күбрәк.