- РУС
- ТАТ
Шушма елгасының (Вятка елгасы бассейны) сул кушылдыгы.
Озынлыгы 26 км, бассейнының мәйданы 186,6 км2. Балтач районы территориясеннән ага. Елга башы – Каенсар авылы янында, тамагы – Борнак авылының көньяк чигендә. Елга башының абсолют биеклеге 160 м, тамагыныкы – 78 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 10%.
Көшкәтнең 1,4 тән алып 9,4 км га кадәр озынлыктагы 6 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,3 км/км2. Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 0,5-1 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 130 мм, ташу агымы катламы 105 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахыры – апрель башында башлана. Елга ноябрь уртасында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,15 м3/с.
Суы язын йомшак (1,5-3 мг-экв/л), кышын һәм җәен чагыштырмача каты (3-6 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 700-1000 мг/л.
Көшкәт бассейнында су күләме 0,6 млн м3 булган буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.