Гәрәй елгасының (Мораса, Кече Чирмешән елгалары бассейны) уң кушылдыгы.

Озынлыгы 11,6 км, бассейнының мәйданы 44,2 км2. Нурлат районы территориясеннән ага. Елга башы – урман массивында, Көрнәле Әмзә авылыннан 3,5 км төньяк-көнчыгыштарак, тамагы – Иске Әмзә авылы янында. Елга башының абсолют биеклеге 160 м, тамагыныкы – 113 м.

Көрнәле инешенең 3,3 км озынлыктагы кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,34 км/км2. Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 0,26-0,5 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 85 мм, ташу агымы катламы 80 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахырында башлана. Елга ноябрь уртасында туңа. Җәйге саегу вакытында елганың аерым урыннары кибә.

Суы бик каты: язын 9-12 мг-экв/л, кышын һәм җәен 20-40 мг-экв/л. Гомуми минеральләшүе язын 100-200 мг/л, кышын һәм җәен 500-700 мг/л.