Мөшек елгасының (Ык елгасы бассейны) сул кушылдыгы.

Озынлыгы 11,7 км, бассейнының мәйданы 39,7 км2. Елга башы – Мөслим районының Кызылъяр авылы янында, тамагы – Минзәлә районының Татар Мөшеге авылыннан 0,8 км көнбатыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 190 м, тамагыныкы – 95 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 10%.

Коралшатның 1,7 дән алып 3,6 км га кадәр озынлыктагы 4 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,48 км/км2. Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 0,1 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 99 мм, ташу агымы катламы 70 мм. Язгы ташу, гадәттә, апрельнең беренче ункөнлегендә башлана. Елга ноябрь уртасында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,01 м3/с.

Суы язын каты (6-9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (12-20 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 500-700 мг/л, кышын һәм җәен 700-1000 мг/л.

Елгада су күләме 1,3 млн м3 булган буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.