Дала Зәе елгасының уң кушылдыгы.

Озынлыгы 10,9 км, бассейнының мәйданы 45,5 км2. Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгы буйлап ага, Бөгелмә районында. Елга башы урман массивында, Кодаш авылыннан 5,4 км төньяктарак; тамагы Карабаш поселогыннан 3 км төньяк-көнбатыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 280 м, тамагыныкы – 119 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 50%.

Кодаш елгасының 1,4 тән алып 3,3 км озынлыктагы 2 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,36 км/км2. Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 1,1-3 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 87 мм, ташу агымы катламы 54 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахыры – апрель башында башлана. Елга ноябрь уртасында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,052 м3/с.

Суы язын каты (6-9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9-12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 700-1000 мг/л, кышын һәм җәен 1000 мг/л дан күбрәк.

Кодаш бассейнында су күләме 0,09 млн м3 булган буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.