- РУС
- ТАТ
Олы Сөлчә елгасының (Олы Чирмешән елгасы бассейны) уң кушылдыгы.
Озынлыгы 11,2 км, бассейнының мәйданы 40,8 км2. Аксубай районы территориясеннән ага. Елга башы урман массивында, Түбән Баланда авылыннан 2 км төньяк-көнчыгыштарак, тамагы Покровка авылы янында. Елга башының абсолют биеклеге 160 м, тамагыныкы – 85 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 50%.
Кисаның 0,4 һәм 4 км озынлыктагы 2 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,38 км/км2. Туенуы катнаш, абсолют күпчелек кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 0,11-0,25 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Коры вакытта елганың югары агымнары еш кына кибә. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 100 мм, ташу агымы катламы 89 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахырында башлана. Елга ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,021 м3/с.
Суы бик каты: язын 9-12 мг-экв/л, кышын һәм җәен 20-40 мг-экв/л. Гомуми минеральләшүе язын 100-200 мг/л, кышын һәм җәен 500-700 мг/л.
Киса бассейнында су күләме 0,8 млн м3 булган буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.