Омар елгасының (Кама елгасы бассейны) сул кушылдыгы.

Озынлыгы 36,3 км, бассейнының мәйданы 181,1 км2. Мамадыш районы территориясеннән ага. Елга башы урман массивында, Норма урманчылыгы поселогы янында, тамагы Омар авылыннан 2 км төньяк-көнбатыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 210 м, тамагыныкы – 54 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 30%.

Кирмән елгасының 0,8 дән алып 7,5 км га кадәр озынлыктагы 13 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,36 км/км2. Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 5,1-10 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 150 мм, ташу агымы катламы 98 мм. Язгы ташу, гадәттә, апрельнең беренче ункөнлегендә башлана. Елга ноябрь ахырында туңа, аерым урыннары кыш буена боз белән капланмый. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,325 м3/с.

Суы язын йомшак (1,5-3 мг-экв/л), кышын һәм җәен каты (6-9 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 700-1000 мг/л.

Кирмән бассейнында суның гомуми күләме 1,2 млн м3 булган 2 буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.