Мишә елгасының уң кушылдыгы.

Озынлыгы 14 км, бассейнының мәйданы 162 км2. Питрәч районы территориясеннән ага. Елга башы Кавал авылыннан 4 км төньяктарак, тамагы Кибәче авылыннан 1 км көньяктарак. Елга башының абсолют биеклеге 160 м, тамагыныкы – 64 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 16%.

Кибәченең 8,3 һәм 16,1 км озынлыктагы 2 кушылдыгы бар; иң зурысы (уң) – Сеин елгасы. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,21 км/км2. Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 1,1-3 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 149 мм, ташу агымы катламы 127 мм. Язгы ташу, гадәттә, апрель башларында башлана. Елга ноябрь уртасында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,12 м3/с.

Суы язын йомшак (1,5-3 мг-экв/л), кышын һәм җәен каты (6-9 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 700-1000 мг/л.

Кибәче бассейнында суның гомуми күләме 1,3 млн м3 булган 2 буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.