Оштырма елгасының (Вятка елгасы бассейны) уң кушылдыгы.

Озынлыгы 11,4 км, бассейнының мәйданы 69,2 км2. Кукмара районы территориясеннән ага. Чигайка авылының көньягындарак урнашкан чишмәләрдән башлангыч ала, тамагы – Камышлы авылыннан 1 км башының абсолют биеклеге 180 м, тамагыныкы – 82 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 10%.

Кенәнең 1,1 дән алып 5,7 км га кадәр озынлыктагы 7 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,47 км/км2. Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 0,5-1 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 129 мм, ташу агымы катламы 98 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахыры – апрель башында башлана. Елга октябрь ахыры – ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,075 м3/с.

Суы язын йомшак (1,5-3 мг-экв/л), кышын һәм җәен уртача каты (3-6 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 700-1000 мг/л.

Кенә бассейнында су күләме 0,3 млн мбулган буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.