- РУС
- ТАТ
Кама елгасының уң кушылдыгы.
Озынлыгы 20,8 км. Бассейнының мәйданы 172 км2. Балык Бистәсе районы территориясеннән ага. Елга Шомырбаш авылыннан 2 км төньяктарак урман буенда башлана, тамагы Тәберде Чаллысы авылы янында. Елга башының абсолют биеклеге 162 м, тамагыныкы 79 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 40%.
Кече Шомбытның 9 кушылдыгы бар. Аеруча зурысы Су елга (14,4 км) – уң кушылдык. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,27 км/км2. Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле бассейнының төрле өлешләрендә 1 дән 10 л/с·км2 га кадәр. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән үзенчәлекле. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 127 мм, ташу агымы катламы 110 м. Язгы ташу, кагыйдә буларак, март ахыры – апрельнең беренче көннәрендә башлана. Елга ноябрь уртасында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,1 м3/с.
Суының катылыгы елганың бөтен озынлыгында үзгәрә: язгы ташу вакытында югары агымында йомшак (1,5-3 мг-экв/л), урта агымында һәм тамагында чагыштырмача каты (3-6 мг-экв/л); җәйге һәм кышкы челләдә елганың бөтен озынлыгында каты (6-9 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 700-1000 мг/л.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.