Талкыш елгасының (Чишмә елгасы бассейны) уң кушылдыгы.

Озынлыгы 24,7 км, бассейнының мәйданы 254,7 км2. Чистай районы территориясеннән ага. Елга башы Каргалы авылы янында, тамагы Олы Талкыш авылыннан 1 км көньяк-көнбатыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 118 м, тамагыныкы – 60 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 3%.

Каргалының 3 тән алып 19,9 км га кадәр озынлыктагы 8 кушылдыгы бар; иң зурысы – Артъелга (сул кушылдык). Елга челтәренең тыгызлыгы 0,28 км/км2. Туенуы катнаш, абс. күпчелек кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 0,11-3 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 112 мм, ташу агымы катламы 108 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахыры – апрель башында башлана. Елга ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,033 м3/с.

Язын суы чагыштырмача каты (3-6 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9-12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 100-200 мг/л, кышын һәм җәен 500-700 мг/л.

Каргалы бассейнында суның гомуми күләме 1,9 млн м3 булган 4 буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.