- РУС
- ТАТ
Дала Зәе елгасының сул кушылдыгы.
Озынлыгы 14,9 км бассейнының мәйданы 37,8 км. Зәй районы территориясеннән ага. Елга башы Карамалы поселогыннан 1,5 км көнбатыштарак, тамагы – Зәй шәһәре чигендә; Зәй сусаклагычына коя. Елга башының абсолют биеклеге 160 м, тамагыныкы – 72 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 70%.
Туенуы катнаш, абсолют күпчелек кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 0,1-0,25 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 65 мм, ташу агымы катламы 60 мм. Язгы ташу, гадәттә, апрель башында башлана. Елга ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,007 м3/с.
Суы бик каты: язын 9-12 мг-экв/л, кышын һәм җәен 12-20 мг-экв/л. Гомуми минеральләшүе язын 300-400 мг/л, кышын һәм җәен 1000 мг/л дан күбрәк.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.