Ык елгасының сул кушылдыгы.

Озынлыгы 12 км, бассейнының мәйданы 22,2 км2. Минзәлә районы территориясеннән ага. Елга башы Степановка авылыннан көньяктарак, тамагы Иске Александровка авылыннан 1 км төньяк-көнчыгыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 120 м, тамагыныкы – 64 м. Камышлы елгасының су җыелу территориясе урмансыз диярлек.

Елга челтәренең тыгызлыгы 0,54 км/км2. Туенуы катнаш, яртысы диярлек кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 1,1-3 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Җәйге саегу вакытында елга еш кына кибә. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 101 мм, ташу агымы катламы 51 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахыры – апрель башында башлана. Елга ноябрьнең беренче ункөнлегендә туңа. Тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,01 м3/с.

Суы язын каты (6-9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (12-20 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 400-500 мг/л, кышын һәм җәен 500-700 мг/л дан күбрәк.