Минзәлә елгасының сул кушылдыгы.

Озынлыгы 14,6 км, бассейнының мәйданы 99,4 км2. Сарман районы территориясеннән ага. Елга башы Яңа Имән авылыннан 1 км көньяк-көнбатыштарак, тамагы Яхшыбай авылыннан 2 км төньяк-көнчыгыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 220 м, тамагыныкы – 133 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 8%.

Камышлының 3,6 дан алып 9,9 км га кадәр озынлыктагы 3 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,31 км/км2. Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 1,1-3 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 126 мм, ташу агымы катламы 110 мм. Язгы ташу, гадәттә, апрель башында башлана. Елга ноябрь уртасында туңа. Тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,055 м3/с.

Суы язын каты (6-9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9-12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 400-500 мг/л, кышын һәм җәен 1000 мг/л дан күбрәк.

Елгада су күләме 0,25 млн м3 булган буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.