Шилнә елгасының (Кама елгасы бассейны) уң кушылдыгы.

Озынлыгы 12,3 км, бассейнының мәйданы 43,5 км2. Тукай районы территориясеннән ага. Елга башы Новый поселогының көнчыгыш чигендә, тамагы Әҗмәкәй авылыннан 3 км төньяктарак. Елга башының абсолют биеклеге 180 м, тамагыныкы – 86 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 25%.

Калмашның 0,3 тән алып 2,1 км га кадәр озынлыктагы 5 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,54 км/км2. Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 1,1-3 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 117 мм, ташу агымы катламы 91 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахыры – апрель башында башлана. Калмаш ноябрь башында туңа. Тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,027 м3/с.

Суы язын каты (6-9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (12-20 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 400-500 мг/л.

Калмаш бассейнында су күләме 0,5 млн м3 булган буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.