- РУС
- ТАТ
Кырыкмас елгасының сул кушылдыгы (Иж елгасы бассейны).
Озынлыгы 21,2 км, ТР чикләрендә – 13,6 км. Бассейнының мәйданы 118 км2. Сарапул калкулыгыннан ага. Елга башы Удмурт Республикасы территориясендә, тамагы Әгерҗе районының Девәтернә (Мазарасты) авылыннан 3 км төньяк-көнчыгыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 160 м, тамагыныкы – 81 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 15%.
Кадының 0,5 тән алып 9,2 км га кадәр озынлыктагы 6 кушылдыгы бар; иң зурысы – Ары-Казы елгасы (сул). Елга челтәренең тыгызлыгы 0,4 км/км2. Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 0,51-1л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 115 мм, ташу агымы катламы 100 мм. Язгы ташу, гадәттә, апрельнең беренче ункөнлегендә башлана. Кады октябрь ахыры – ноябрь башында туңа. Тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,06 м3/с.
Суы язын каты (6-9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9-12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 400-500 мг/л.
Кады бассейнында суның гомуми күләме 2,6 млн м3 булган 2 буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.