Казансу елгасының уң кушылдыгы.

Озынлыгы 21,9 км, бассейнының мәйданы 117 км2. Арча районы территориясендә ага. Елга башы Яңа Кырлай авылы янында, тамагы Күпербаш авылыннан төньяктарак.

Елга башының абсолют биеклеге 160 м, тамагыныкы – 91 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 4%. Иянең 1,8 һәм 9,7 км озынлыктагы 2 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,23 км/км2.

Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә. Җир асты туендыру модуле 1,1-3 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 154 мм, ташу вакытында агым катламы 120 мм. Язгы ташу, гадәттә, апрельнең беренче ункөнлегендә башлана. Ия октябрь ахыры – ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,14 м3/с. Суы язын уртача каты (3-6 мг-экв/л), кышын һәм язын (12-20 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 100-200 мг/л, кышын һәм җәен 700-1000 мг/л.

Бассейнында гомуми күләме 0,33 млн. м3 булган 2 буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.