Үшнә елгасының сул кушылдыгы (Норма, Мишә елгалары бассейны).

Озынлыгы 18,3 км, бассейнының мәйданы 91 км2. Елга башы Арча районы Иске Чүриле авылыннан 5 км көньяктарак, Биектау районы территориясеннән ага, тамагы Питрәч районы Олы Бутырка авылыннан 0,5 км көнчыгыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 160 м, тамагыныкы – 72 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 19%.

Ия елгасының 0,3 км дан 3,3 км га кадәр озынлыктагы 8 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,38 км/км2. Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә. Җир асты туендыру модуле 0,1-0,25 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 130 мм, ташу агымы катламы 125 мм. Язгы ташу, гадәттә, апрель башында башлана. Елга ноябрьнең беренче көннәрендә туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,001 м3/с.

Су язын йомшак (1,5-3 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (6-9 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 700-1000 мг/л.

Ия бассейнында күләме 1,78 млн м3 булган 2 буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.