- РУС
- ТАТ
Бөре елгасының уң кушылдыгы (Вятка елгасы бассейны).
Озынлыгы 11,5 км, бассейнының мәйданы 63 км2. Кукмара районы территориясеннән ага. Елга башы Югары Шәмәрдән авылыннан 1,5 км көньяктарак, тамагы Яңил авылы янында. Елга башының абсолют биеклеге 160 м, тамагыныкы – 90 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 20%.
Инешнең 0,5 тән 4,9 км га кадәр озынлыктагы 7 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,4 км/км2. Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә. Җир асты туендыру модуле 0,26-0,5 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 116 мм, ташу агымы катламы 91 мм. Язгы ташу, гадәттә, апрельнең беренче ункөнлегендә башлана. Инеш октябрь ахыры – ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,055 м3/с.
Су язын йомшак (1,5-3 мг-экв/л), кышын һәм язын уртача каты (3-6 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 700-1000 мг/л.
Инеш бассейнында суының гомуми күләме 0,9 млн м3 булган буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.