- РУС
- ТАТ
Зөя елгасының сул кушылдыгы.
Озынлыгы 31 км, бассейнының мәйданы 147,1 км2. Елга башы Кайбыч районы Кече Урсак авылыннан 4 км көньяк-көнбатыштарак, Апас районы территориясеннән ага, тамагы Кайбыч районы Яңа Патрикеево авылы янында. Елга башының абсолют биеклеге 160 м, тамагыныкы – 54 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 23%.
Имәлленең 0,7 дән 8,4 км га кадәр озынлыктагы 9 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,42 км/км2.Күбесенчә кар сулары исәбенә туена. Җир асты туендыру модуле 0,1 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Елга түбәнге агымында кибә. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 60 мм, ташу вакытында агым катламы 57 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахырында башлана. Елга октябрь ахыры – ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,012 м3/с.
Суы уртача катылыкта (3-6 мг-экв/л), кышын һәм җәен каты (6-9 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 500-700 мг/л.
Имәлле бассейнында гомуми күләме 1,2 млн м3 булган 2 буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.