Ык елгасының сул кушылдыгы.

Озынлыгы 9,4 км, бассейнының мәйданы 46,7 км2.

Елга башы Тукай районындагы Малтабар авылыннан 0,5 км көньяк-көнбатыштарак, Минзәлә районының Гөлек авылыннан 2 км төньяктарак Түбән Кама сусаклагычының Ык култыгына коя. Елга башының абсолют биеклеге 119 м, тамагыныкы – 62 м. Су җыелу территориясендә урман үсемлекләре юк.

7,9 км озынлыктагы бер кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,37 км/км2. Туенуы катнаш, күбрәк кар сулары исәбенә. Җир асты туендыру модуле 0,1-0,25 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 78 мм, ташу агымы катламы 72 мм. Язгы ташу, гадәттә, апрель башында башлана. Игәт ноябрьнең беренче көннәрендә ката. Елга тамагында суының иң аз вакыттагы чыгымы 0,01 м3/с.

Су язын каты (6-9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (12-20 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 300-400 мг/л, кышын һәм җәен 400-500 мг/л.