Игәнә елгасының уң кушылдыгы.

Озынлыгы 13,1 км, бассейнының мәйданы 39,9 км2.

Сарман районы территориясеннән ага: елга башы Игәнәбаш авылыннан көньяктарак, тамагы Петровский Заводы авылы янында. Елга башының абсолют биеклеге 238 м, тамагыныкы – 120 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 6%.

4 км озынлыктагы бер кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,42 км/км2. Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә. Җир асты туендыру модуле 0,5-1 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 78 мм, ташу агымы катламы 60 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахыры – апрель башында башлана. Игәнә суы ноябрь башында ката. Елга тамагында суының иң аз вакыттагы чыгымы 0,025 м3/с.

Суы язын каты (6-9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (12-20 мг-экв/л).