Минзәлә елгасының сул кушылдыгы.

Озынлыгы 50,7 км, бассейнының мәйданы 507 км2.

Елга башы Сарман районындагы Мостафин авылыннан 1,2 км көнчыгыштарак, тамагы Минзәлә районындагы Наратлы-Кичү авылында. Елга башының абсолют биеклеге 230 м, тамагыныкы – 75 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 12%.

14 кушылдыгы бар. Иң зурлары Инеш (17,8 км) – сул, Игәнә Суы (13,1 км) – уң. Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә. Җир асты туендыру модуле 0,51-1 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 113 мм, ташу агымы катламы 82 мм. Язгы ташу, гадәттә, апрель башында башлана. Игәнә елгасы ноябрьнең беренче ункөнлегендә ката. Елга тамагында суының иң аз вакыттагы чыгымы 0,545 м3/с.

Су язын каты (6-9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (12-20 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын һәм кышын 300-400 мг/л.

Игәнә бассейнында күләме 11,9 млн м3 булган 9 буа бар. Су ресурслары сугару өчен тотыла.

ТРның табигать истәлеге (1978).

Бассейнында табигать тыюлыгы Сөлек урманы бар.