Зөя елгасының уң кушылдыгы.

Озынлыгы 165,1 км, ТР чикләрендә – 121 км. Бассейнының мәйданы 2480 км2. Идел буе калкулыгы буйлап ага. Елга башы Чуаш Республикасы территориясендә, урта агымы – Кайбыч районы территориясендә, тамагы Яшел Үзән районының Өтәк авылыннан 2 км көньяк-көнбатыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 200 м, тамагыныкы – 53 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 35%. Елганың су җыелу мәйданы калкулыклы тигезлек. Югары агымда елга үзәне тар, тамагына таба елганың киңлеге 3-4 км га җитә. Югары һәм урта агымда тугай өслеге тигез, түбән агымының кайбер урыннары ерганаклар белән кискәләнгән, болын һәм куак үсемлекләре белән капланган, иске күлләр бар. Ярлары текә, кайбер урыннарда ишелгән.

Гөбенәнең 50 кушылдыгы бар, ТР территориясендә иң зурлары: сул кушылдыклар – Ырым (45,1 км), Инеш (13,9 км); уң кушылдык – Ышналы (19,5 км). Елга челтәренең тыгызлыгы 0,48 км/км2. Туенуы катнаш, күбрәк кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 0,51-1 л/с·км2.

Елга режимын күзәтүләр 1946 елдан башлап Кайбыч районының Александровка поселогы һәм Чүти авылы янындагы гидрологик постларда үткәрелә.

Чүти авылы янында су биеклегенең уртача еллык тирбәнешләре 3,7 м (максималь 4,3 м). Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 92 мм, ташу агымы катламы 74 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахыры – апрельнең беренче көннәрендә башлана. Елга ноябрь ахырында туңа. Елганың җир асты сулары чыга торган урыннары кыш дәвамында боз белән капланмый. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 1,5 м3/с. Иң зур чыгымы 420 м3/с.

Язын суы йомшак (1,5-3 мг-экв/л), җәен һәм кышын уртача катылыкта (3-6 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 400-500 мг/л.

Су ресурслары сугару һәм хуҗалык-көнкүреш максатларында файдаланыла.