Олы Чирмешән елгасының сул кушылдыгы.

Озынлыгы 16,3 км, бассейнының мәйданы 62,3 км2. Нурлат районы территориясеннән ага. Елга башы Самара өлкәсе чигендә, Фома авылыннан 1,5 км ераклыкта, тамагы Чулпан авылы янында. Елга башының абсолют биеклеге – 130 м, тамагыныкы – 67 м. Су җыелу территориясендә урман үсемлекләре юк.

Ерыклы суының 2,9 км га кадәр озынлыктагы 2 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,32 км/км2. Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә. Җир асты туендыру модуле 0,1 л/с·км2 га кадәр. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән үзенчәлекле. Гадәттә, плеслы күлләр системасына бүленеп, җәен елга кибә. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 97 мм, ташу агымы катламы 85 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахырында башлана. Елга ноябрьнең беренче ун көнлегендә туңа.

Суы бик каты: язын 9-12 мг-экв/л, кышын һәм җәен 20-40 мг-экв/л. Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 500-700 мг/л.