Кече Чирмешән елгасының сул кушылдыгы.

Озынлыгы 12,1 км, бассейнының мәйданы 161 км2. Аксубай районы территориясеннән ага. Елга башы Такталы авылыннан 2 км көньяк-көнчыгыштарак, тамагы Түбән Кондрат авылыннан 3 км көнчыгыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 150 м, тамагыныкы – 107 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 24%.

Әдәмсу елгасының 0,8 км дан 15,3 км га кадәр озынлыктагы 5 кушылдыгы бар, иң зурысы – Әдәм елгасы (сул кушылдык). Елга челтәренең тыгызлыгы 0,37 км/км2. Күбесенчә кар сулары исәбенә туена. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән үзенчәлекле. Елганың үрге агымы кибә. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 83 мм, ташу вакытындагы су катламы 80 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахырында – апрельнең беренче көннәрендә башлана. Елга декабрьнең беренче ункөнлегендә туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,017 м3/с.

Язын суы чагыштырмача каты (3-6 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9-12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 100-200 мг/л, кышын һәм җәен 500-700 мг/л.