Әдәмсу елгасының сул кушылдыгы (Кече Чирмешән елгасы бассейны).

Озынлыгы 15,3 км, бассейнының мәйданы 120,5 км2. Аксубай районы территориясеннән ага. Елга башы Иске Чуаш Әдәмсуы авылыннан 2 км көньяк-көнбатыштарак, тамагы Иске Татар Әдәмсуы авылыннан 1,5 км төньяк-көнчыгыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 145 м, тамагыныкы – 112 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 33%.

Әдәм елгасының 0,4 км дан 6,6 км га кадәр озынлыктагы 5 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,35 км/км2. Күбесенчә кар сулары исәбенә туена (алар өлешенә 96% туры килә). Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән үзенчәлекле. Елганың үрге агымы кибә.

Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 83 мм, ташу вакытындагы агым катламы 80 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахырында башлана. Елга ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,011 м3/с.

Язын суы каты (3-6 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9-12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 100-200 мг/л, кышын һәм җәен 500-700 мг/л.

Елгада гомуми күләме 960 мең м3 булган буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.