Бола елгасының (Зөя елгасы бассейны) сул кушылдыгы.

Озынлыгы 32,8 км, ТР чикләрендә – 28,1 км. Бассейнының мәйданы 221 км2. Идел буе калкулыгыннан ага. Елга башы һәм югары агымы Чуаш Республикасы территориясендә, берникадәр өлеше Кайбыч районында, тамагы – Апас районы Дәүләки авылыннан 2 км көньяктарак. Елга башының абсолют биеклеге 180 м, тамагыныкы – 61 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 20%.

Чирмешәннең 0,9 дан 10,1 км га кадәр озынлыктагы 14 кушылдыгы бар, аеруча зурлары – Томба елгасы (уң кушылдык). Елга челтәренең тыгызлыгы 0,45 км/км2. Туенуы катнаш, күбрәк кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 0,1-0,25 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы, җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 123 мм, ташу вакытында су агымы катламы 100 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахырында башлана. Елга ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,18 м3/с.

Язын суы чагыштырмача каты (3-6 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (6-9 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 700-1000 мг/л.

Чирмешән бассейнында суының гомуми күләме 1,4 млн м3 булган 2 буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.