Иж елгасының сул кушылдыгы.

Озынлыгы 13,7 км. Бассейнының мәйданы 37,8 км2. Әгерҗе районы территориясеннән ага. Елга башы Шаршады һәм Иске Чыкалда авыллары арасындагы урман массивында, тамагы – Татар Чилчәсе авылыннан 4 км төньяк-көнчыгыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 140 м, тамагыныкы – 62 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 85%.

Чилчәнең 0,3 һәм 1,2 км озынлыктагы 2 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,4 км/км2. Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 1-3 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Җәен озак вакыт яңгырлар булмаганда елганың түбән агымы кибә. Язгы ташу, гадәттә, апрель башында башлана. Елга ноябрь башында туңа.

Язын суы каты (6-9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9-12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 400-500 мг/л.