Актай елгасының сул кушылдыгы.

Озынлыгы 12,7 км. Бассейнының мәйданы 104,3 км2. Идел аръягы түбәнлегеннән, Әлки районында ага. Елга башы Иске Чаллы авылыннан 6 км төньяк-көнчыгыштарак, тамагы Каргалы авылыннан 3 км көньяк-көнчыгыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 150 м, тамагыныкы 83 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 15%.

Чаллының 0,5 тән 8,6 км га кадәр озынлыктагы 5 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,19 км/км2. Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 0,5-1 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы, җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 111 мм, ташу вакытында су агымы катламы 104 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахырында башлана. Елга ноябрь уртасында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,024 м3/с.

Язын суы чагыштырмача каты (3-6 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9-12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 100-200 мг/л, кышын һәм җәен 500-700 мг/л.

Чаллы бассейнында суының гомуми күләме 3,8 млн м3 булган 2 буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.