Олы Чирмешән елгасының сул кушылдыгы.

Озынлыгы 20,9 км. Бассейнының мәйданы 150,9 км2. Идел аръягы түбәнлегеннән ага. Елга башы Яңа Чишмә районы Рус Чабаксары авылыннан 8 км көньяк-көнчыгыштарак, урман буенда, тамагы Чистай районы Рус Ялтаны авылыннан 4 км көнчыгыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 150 м, тамагыныкы – 122 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы – 20%.

Чабаксарның 0,8 дән 2,3 км га кадәр озынлыктагы 4 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,18 км/км2. Туенуы катнаш, күбрәк кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 0,5-1 л/с·км2. Гидрологик режимы язгы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Елганың югары агымы яңгыр булмаган елларда кибә. Язгы ташу, гадәттә, март ахырында башлана. Чабаксар ноябрь уртасында туңа.

Язын суы чагыштырмача каты (3-6 мг-экв/л), кышын һәм җәен каты (6-9 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 500-700 мг/л.

Елгада суының күләме 1,02 млн м3 булган буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.