Зөянең сул кушылдыгы.

Озынлыгы 40 км, бассейнының мәйданы 155 км2. Апас районы территориясеннән ага. Елга башы Урта Биябашы авылыннан 5 км төньяк-көнбатыштарак, тамагы Кабык Күпер авылыннан төньяк-көнчыгыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 180 м, тамагыныкы – 55 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 29%.

Бөя елгасының 0,4 тән алып 8,4 км га кадәр озынлыктагы 13 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,47 км/км2. Күбесенчә кар сулары исәбенә туена. Җир асты туендыру модуле үрге агымында 0,1л/с·км2 дан елга тамагына таба 5,1-10 л/с·км2 га кадәр. Елганың гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 90 мм, ташу агымы катламы 60 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахырында башлана. Елга ноябрьнең беренче көннәрендә туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,05м3/с.

Язын суы чагыштырмача каты (3-6 мг-экв/л), кышын һәм җәен каты (6-9 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 700-1000 мг/л га кадәр.