Каманың уң кушылдыгы.

Озынлыгы 32,3 км, бассейнының мәйданы 375 км2. Балык Бистәсе районы территориясеннән ага. Елга башы Яңа Арыш авылыннан 4 км төньяк-көнчыгыштарак, тамагы Балык Бистәсе авылыннан 2 км көнбатыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 160 м, тамагыныкы – 53 м. Елга бассейны аз гына көньякка авышкан калкулыклы тигезлек. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 13%.

Бәткенең 17 кушылдыгы бар, иң зур уң кушылдыклары – Пановка (11,4 км) һәм Атмас (19,5 км) елгалары. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,32 км/км2. Бәткенең үзәне асимметрияле елга тамагы өлешендә киңлеге 2-3 км га кадәр, сулъяк ярлары биек һәм текә. Тугае тар. Елга юлы бормалы, киңлеге 6-8 м. Елганың тирәнлеге 1 м га кадәр, сай урыннарда 0,2-0,4 м.

Елга режимы 1935-1988 елларда Яншык авылы янындагы су үлчәү постында өйрәнелә. Елга күбесенчә кар сулары исәбенә туена. Җир асты сулары белән туену модуле елганың өске агымында 5-10 л/с·км2, елга тамагына таба 0,26-0,5 л/с·км2 га кадәр. Елганың гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән үзенчәлекле. Язгы ташу вакытына еллык су агымының 70% чамасы туры килә. Яншык авылы янында су биеклегенең уртача еллык тирбәлеше 2,7 м (максималь 4,3 м). Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 190 мм, ташу агымы катламы 130 мм. Язгы ташу, гадәттә, апрельнең беренче көннәрендә башлана. Елга ноябрь башында туңа. Кыш ахырына бозның калынлыгы 83 см га җитә. Елга тамагында суның иң аз вакыттагы уртача күпьеллык чыгымы 0,067 м3/с. Яншык авылы янында уртача еллык су чыгымы 0,99 м3/с тәшкил итә. Суның иң зур чыгымы – 128 м3/с – 1979 елның язында билгеләнә.

Суы сульфат-гидрокарбонат-кальцийлы, язын чагыштырмача каты (3-6 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9-12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200-250 мг/л, кышын һәм җәен 1000 мг/л га кадәр.

Ташу вакытында елгада суның болганчыклыгы 1500 г/м3 га җитә. Елга утырмаларының уртача еллык агымы 50 мең т га тигез.

Бәтке бассейнында гомуми күләме 1,8 млн м3 булган 3 буа бар. Су ресурслары сугару өчен кулланыла.

Бәтке бассейнының уңъяк яр буе Мишә аучылык тыюлыгына керә.

Бәтке – ТРның табигать истәлеге (1978).