Ыкның сул кушылдыгы.

Озынлыгы 31 км, бассейнының мәйданы 161,5 км2. Минзәлә районы территориясеннән ага. Елга башы Чулман авылыннан 1,5 км көнчыгыштарак, тамагы Бикбау авылы янында. Елга башының абсолют биелеге 155 м, тамагының – 63 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 35%.

Брустан елгасының 0,3 тән алып 13,2 км га кадәр озынлыктагы 7 кушылдыгы бар, иң зурысы – Дарьянка елгасы (сул кушылдык). Елга челтәренең тыгызлыгы 0,39 км/км2. Күбесенчә кар сулары исәбенә туена. Җир асты туендыру модуле 0,1 л/с·км2 га кадәр. Елганың гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 46 мм, ташу агымы катламы 40 мм. Язгы ташу, гадәттә, апрельнең беренче көннәрендә башлана. Елга ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,025м3/с. Суы аз булганда елганың түбән агымы кибә.

Язын суы каты (6-9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (12 мг-экв/л дан артыграк). Гомуми минеральләшүе язын 400-500 мг/л, кышын һәм җәен 700 мг/л га кадәр.

Брустан бассейнында күләме 0,96 млн м3 булган буа бар.

Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.